Айрат Садыйков: «2023 ел башыннан 199 транспорт чарасы газ-мотор ягулыгына җиһазландырылды»

2023 елның 23 июне, җомга

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында «2023 елның 5 аенда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү йомгаклары һәм 2023 елга планнар» темасына матбугат конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков катнашты.

Министр урынбасары пассажир автотранспортын газ-мотор ягулыгына күчерү турында сөйләде. 693 автобус газ-мотор ягулыгында эшли, бу пассажирлар ташуда катнашкан автобусларның 41% тәшкил итә.

"2020 - 2022 елларда газ-мотор ягулыгында эшли торган 145 НЕФАЗ автобусы сатып алынды, аларның 113 данәсе Казан шәһәренең пассажир автотранспорт предприятиеләре өчен "Имин сыйфатлы юллар" милли юл проекты кысаларында сатып алынды. 2023 ел башыннан 199 транспорт чарасы яңадан газ-мотор ягулыгына җиһазландырылды, 9 транспорт чарасы сатып алынды», - дип сөйләде Айрат Садыйков.  

Әйтергә кирәк, 2023-2024 елларда Министрлык 2 федераль программада пассажир транспортының хәрәкәтчән составын яңарту программасында катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International