Бүген Яшел Үзән шәһәрендә Яшел Үзән автотранспорт оешмасына яңа автобуслар тапшыру тантанасы узды. Әлеге вакыйга белән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм "Экспресс" ҖЧҖ идарәчесе Дмитрий Грузков котладылар.
Яшел Үзән автотранспорт оешмасы автопаркы KING LONG маркалы 5 яңа автобус белән тулыланды, алар "Яшел Үзән-Казан" 104 нче маршрут буенча хезмәт күрсәтәчәк. Әлеге автобуслар Евро-5 экология классына карый, бу заманча экологик стандартларга туры килә торган категория. Гомуми сыйдырышлылыгы 75 урын тәшкил иткән автобуста, шуларның 55 - утыру өчен җайлаштырылган. Һәр пассажир утыргычында кондиционер, электрон җайланмалар һәм яктырткычлар, телефон өчен USB-разъем бар. Моннан тыш, автобуслар махсус төймәләр белән җиһазландырылган, алар ярдәмендә утыргычларны көйләргә мөмкин. Шулай ук, күп кенә утыргычлар STOP-төймәләр белән җиһазландырылган. Автобусларда ике телевизор белән җиһазландырылган.
Чара кысаларында автобус йөртүчеләрне бүләкләү һәм яңа автобусларның ачкычлары тапшырылды.