Рөстәм Миңнеханов «Автодор» рәисе белән очрашты

2023 елның 23 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты. 

Яклар республика территориясендә юл инфраструктурасын үстерү, кайбер юл проектларын гамәлгә ашыру, шул исәптән «Шәле - Баулы» автомобиль юлы төзелеше турында фикер алыштылар. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Вячеслав Петушенкога уңышлы хезмәттәшлек һәм Татарстан үсешенә зур өлеш керткәне өчен медаль тапшырды. 

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң киңәшмә узды, киңәшмә барышында төбәкнең юл проектлары турында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International