Казанда милли юл проекты буенча Коләхмәтов урамын ремонтлыйлар

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнарының Коләхмәтов урамында 1,3 км озынлыктагы юл аралыгында ремонт эшләре башкарыла. Бу максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 170 млн сум акча бүлеп бирелде.
Бүгенге көндә объектта 34 мең квадрат метрдан артык мәйданда асфальт-бетоннан катламны фрезерлау һәм тигезләү эшләре башкарылды, шулай ук 6 700 кв.м мәйданда тротуар төзекләндерелгән, 3.300 метр озынлыктагы юл ташын һәм 2 700 метр тротуарның ташы алыштырган. Хәзерге вакытта юл хезмәтләре 85% эш күләмен үтәгән.

Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да кайбер чаралар башкарылачак. Аерым алганда, 1.200 кв.м мәйданда тукталыш кесәләре, алты тукталыш павильоны урнаштыру, юл билгеләре кую планлаштырыла.  

Исегезгә төшерәбез, милли юл проектлары Россиядә 2019 елдан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы юл проектында 2017 елдан башлап федераль өстенлекле проект буларак катнаша. Проект ярдәмендә узган елларда төбәктә 1129,8 км юл ремонтланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International