24 июнь көнне Мирный бистәсенең Каенлык урманы мәйданында Казан Сабантуе узачак. Казанлылар һәм республика башкаласы кунаклары Сабангтуйга шәһәрара Казан-Аэропорт поездларында барып җитә алачак.
Казан станциясеннән поездлар 06.35, 07.27, 09.20, 12.25, 14.50, 16.45, 18.10 һәм 19.45 сәг. кузгала. Каенлык урманы станциясеннән Казанга 6.54, 07.46, 08.55, 11.47, 14.02, 17.04, 17.42, 19.11 һәм 20.47 сәг китәчәк.
Юл вакыты - 12 минут. Барлыгы Казан - Аэропорт - Казан маршрутында 17 электропоезд йөри. Юл уңаенда алар Вахитово, Каенлык, Комбинат, Көньяк парк, Юбилейная, Столбище станцияләрендә тукталышлар ясыйлар.
Шәһәрара поездларның хәрәкәт итү расписаниесе турында мәгълүматны тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны аша, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru һәм "РЖД Пассажирларга" мобиль кушымтасында алырга мөмкин.