«Региональ, муниципальара һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын үстерүгә ярдәм итү» федераль проектын финанслау кысаларында Бөгелмә - Уральск автомобиль юлы «Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты күрсәткечләренә ирешү өчен Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында 6,6 - 7,8 км юл аралыгы ремонтланды. Ремонтланган участокның озынлыгы 1,2 чакрымнан артып киткән. Әлеге чараларга Россия Федерациясе бюджетыннан 21 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Объектта гамәлдәге асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А11Нн вак таш асфальт-бетон катнашмасыннан катламны тигезләү һәм 7350 кв.м мәйданда щебень-мастика асфальт-бетон өслекнең югары катламын салу эшләре башкарылган. Шулай ук асфальтогранулят белән юл кырыйларын ныгыту эше, юл билгеләрен урнаштыру эше башкарылды. Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тарафыннан эш күләме тулысынча башкарылган.
Исегезгә төшерәбез, "Имин сыйфатлы юллар" милли юл проектын гамәлгә ашыруга 2023 елда 10 млрд сумнан артык акча бүленгән (шул исәптән Россия Федерациясе бюджетыннан - 4 388,8 млн сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан - 6 497,3 млн сум) һәм 133 объектта юл эшләрен дәвам итү планлаштырыла. Яр Чаллы агломерациясендә 22,8 км юл ремонтланачак, шуларның 4,3 км - шәһәр урамнары, 18,5 км - региональ юллар.