Җәйге чорда Казаннан Мәскәүгә өстәмә поезд билгеләнә

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Җәйге чорда Горький тимер юлында пассажирлар саны арту сәбәпле, Казан - Мәскәү маршруты буенча хәрәкәт итүче 289/290 номерлы өстәмә поезд билгеләнде.

Казаннан поезд 19, 21, 27 июньдә һәм 1, 3, 5, 7, 15, 17, 19, 21, 25, 29, 31 июльдә 15:36 сәгатьтә;

Мәскәүгә 2, 4 августта поезд 05:30 сәгатьтә киләчәк.

Мәскәүдән өстәмә состав 20, 22, 28 июньдә һәм 2, 4, 6, 8, 16, 18, 20, 22, 26, 30 июльдә, 1, 3, 5 августта 19:08 сәгатьтә китәчәк. Казанга поезд икенче көнне иртән 07:50 сәгатьтә киләчәк.

Билетларны тимер юл кассаларында һәм «РЖД» ААҖ сайтында, шулай ук «РЖД Пассажирларга» мобиль кушымтасы аша сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International