17 июньнән 31 августка кадәр пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен шимбә көннәрендә 6422 нче номерлы Казан - Сосновка (08.05 - 11.33) һәм 6427 номерлы Сосновка - Казан (13.45-17.24) шәһәрара поездларының составын арттырдылар.
Поездлар алты вагонлы булачак.
Шәһәрара поездларның йөрү графигында барлык үзгәрешләр буенча тулы мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша, "РЖД Пассажирларга" мобиль кушымтасында яки "Содружество" ППК шәһәрара поездлар компаниясе сайтында https://sodruzhestvoppk.ru алырга мөмкин.