«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында Татарстан Республикасының Чаллы шәһәрендәге Сөембикә проспектыннан Машина төзелеше урамына кадәр сузылган Вахитов проспектына капиталь ремонт ясала. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 2,6 чакрымнан артык. Бу максатларга Татарстан бюджетыннан 450 млн сум акча бүлеп бирелде.
Бүгенге көндә юл хезмәте тарафыннан әзерлек һәм урамнарын әзерләү эшләре башкарылды. Шулай ук юл катламы конструкциясен, җәяүле тротуарларын салу, трамвай юлларын, җәяүлеләр өчен җир асты кичүләрен ремонтлау, гидроизоляция һәм урамнарны яктырту челтәрләрендә диодлар урнаштыру чаралары да алып барыла.
Алга таба юл хезмәте хезмәткәрләре юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча да чаралар башкара. Аерым алганда, 237 данә яңа яктырту терәкләре, 280 данә юл билгеләре, металл киртәләр, 6 автобус павильоны урнаштырылачак һәм юлның барлык өлешендә дә билгеләр урнаштырылачак.