Артем Чукин: «Безнең юлларда юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе – каршы якка чыгып узу һәм җәяүлеләрне бәрдерү»

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин Татарстан Республикасы төбәге идарә үзәгенең туры эфирында катнашты. Ул "Имин сыйфатлы юллар" милли юл проектын гамәлгә ашыру һәм төбәктә урам-юл челтәре эшләре программасы кысаларында нинди чаралар уздырылуы турында сөйләде.

Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, бүлеп бирелгән федераль финанслау хисабына милли юл проекты кысаларында зур капитал таләп итә торган объектларда эшләр дәвам итә. Бу Казан шәһәренең Вознесение тракты (Җиңү проспектыннан  М-7 «Волга» автомобиль юлына кадәр), Техническая урамыннан Киров дамбасына кадәр юл участогы һәм Магистральная урамыннан Девятаев урамына кадәр, Мехчылар урамы. "2023 елның маенда Несмелов урамыннан алып "Серебряный бор" торак комплексына кадәр автомобиль юлы участогы файдалануга тапшырылды (5,548 км), ул Несмелов урамыннан Казан шәһәренең Киров районындагы “Серебряный бор” торак комплексы аша федераль әһәмияттәге М-7 автомобиль юлына кадәр салына торган автомобиль юлы составына керә", - дип өстәде Артем Чукин. Шулай ук агымдагы елда 36 күперне торгызу эшләре планлаштырылган, шулардан 2 мең метрдан артык озынлыкта 31 объектны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

"Юл шартларын яхшырту гына юлларыбызда һәлак булучыларның санын киметүгә китермәс. Юл хәрәкәтендә һәркем юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Бу машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә кагыла. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре каршы якка чыгып узып китәргә өлгерми бәрелешү һәм зур тизлек белән җәяүлеләрне бәрдерү", - дип ассызыклады Артем Чукин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International