Бүген Фәрит Хәнифов М-11 Санкт-Петербург - Мәскәү трассасында пилотсыз КАМАЗ йөк машиналарының хәрәкәтен башлатып җибәрүдә катнашты. Чарада шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов, РФ транспорт министры Виталий Савельев, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, КАМАЗ оешмасы генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.
Чара эксперименталь хокукый режим кысаларында М-11 трассасы участогында узды. "Пилотсыз логистика коридорлары" проектын РФ беренче вице-премьеры Андрей Белоусов җитәкли, аны гамәлгә ашыруда РФ транспорт министрлыгы җаваплы.
Комплекста беренче тапкыр пилотсыз авто технологияләре һәм акыллы юл сервисы сынала (чыбыксыз элемтә, цифрлы карта, навигацияләр, авария хезмәте һәм юл хезмәте).
Бүген юлга өч пилотсыз КАМАЗ чыгарылды, июльдә аларга тагын өчәү өстәләчәк. Машиналар бишенче буын КАМАЗ-54901 магистраль ияр тягачы базасында машина йөртү автоматлаштырылган системасы белән җиһазландырылган. Йөртүче-сынаучы транспорт чарасының эчендә урнашкан һәм автоматлаштырылган идарә режимын контрольдә тота. Диспетчер транспорт чарасыннан читтә тора, маршрутизация һәм автомобиль хәрәкәтен контрольдә тота.