Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.

Очрашуда республиканың юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов һәм Вячеслав Петушенко М-12 тизйөрешле автомобиль юлы төзелешен, шулай ук Яр Чаллы һәм Түбән Кама буйлап «Волга» М-7 трассасында төзелеш барышы турында фикер алыштылар.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International