Татарстанда автомобиль юлларында санитар-экологик икеайлыкта 2000 кубометрдан артык чүп-чар җыелган

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Республиканың транспорт комплексы предприятиеләре санитар-экология икеайлыгында актив катнашалар. Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән республикада экология акция старт алды.

Бүгенге көндә төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларыннан подряд оешмалар хезмәткәрләре 1 мең 500 куб метрдан артык каты көнкүреш калдыклары җыйган. Көн саен акциядә 400 кеше һәм 130 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

“Идел-Нократ идарәчелеге” ФКУ мәгълүматлары буенча, федераль әһәмияткә ия автомобиль юлларының тирә-ягында подрядчы оешмалар көче белән 578 кубометр чүп-чар җыелган, һәр көнне  чүп җыюда 126 кеше һәм 42 махсус техника катнаша.

«Россия тимер юллары» ААҖ филиалы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы чикләрендәге тимер юлларны һәм җитештерү участоклары янындагы территорияләрне тәртипкә китерделәр. Икеайлык башланганнан бирле хезмәткәрләр тарафыннан утильләштерүгә 17 куб. м. каты коммуналь калдыклар тапшырылды, җыештырылган территориянең мәйданы 16 мең 500 кв.м тәшкил итте. Чараларда барысы 71 кеше катнашты.

Горький тимер юлы бүлекчәсе территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү оештырылды. Чараларда 300 дән артык кеше катнашты, полигоннарга 27 куб. м. каты коммуналь калдыклар чыгарылды. Чистартылган тимер юл территориясе 23 мең кв. метрдан артык тәшкил итте.

 Санитар-экологик икеайлык 2023 елның 31 маена кадәр уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International