XI республика ифтары кунакларын «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә илтеп җиткерү өчен өстәмә шәһәрара поездлар билгеләнә

2023 елның 14 апреле, җомга

15 апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XI республика ифтары узачак.

Катнашучыларга ифтарга бару өчен Казан станциясеннән 8.28, 15.45 һәм 17.18 сәгатьтә өстәмә шәһәрара поездлар җибәреләчәк. Аэропорт станциясеннән кайту юнәлешендә поезд 20.30 һәм 21.30 да китәчәк.

Поездлар (20.30 сәг поезддан тыш) тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк.

Өстәмә поездлар билгеләнү сәбәпле, 15 апрель көнне бер көнгә расписаниедән 6713 нче номерлы Аэропорт - Казан поезды (20.30  сәг.) гамәлдән чыгарыла. 6427 нче номерлы Сосновка - Казан поезды Ометьево станциясеннән Казанга кадәр үзгәртелгән расписание буенча барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International