Агымдагы елда Россиядә милли проект буенча 5 мең 400 чакрымнан артык юл участогы төзү яки модернизацияләү планлаштырыла

2023 елның 14 апреле, җомга

Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр итте. Аларның гомуми озынлыгы 15 мең километр чамасы тәшкил итәчәк, юлларның өчтән бере мөһим социаль объектларга алып барачак. Эш "Имин һәм сыйфатлы юллар" илкүләм проекты буенча үткәреләчәк.

"Юл челтәрен ремонтлау нәтиҗәсендә без мәгариф учреждениеләренә 2 мең 300 км юл, медицина учреждениеләренә 2 мең 500 км юл, спорт объектларына 600 км юлны яңартачакбыз. Шулай ук 1 800 км юл туристик маршрут өлешен тәшкил итәчәк. Узган елгы күрсәткечләрне киметмәскә тырышабыз», - дип билгеләп үтте Хөснуллин.

Татарстанда исә милли проект кысаларында быел 133 объектта эшләр башкару планлаштырыла. Бу - төбәк әһәмиятендәге 221,8 км юлларны ремонтлау (Татарстан Республикасы бюджетыннан - 1,958 млрд сум финанслау), Казан агломерациясенең 37,1 км юлын ремонтлау (финанслау - 3,386 млрд сум, шуларның 2 млрд сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан), 22,8 км Чаллы агломерациясенең юлларын ремонтлау (финанслау - 1,36 млрд сум, шуларның 680 млн сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан) һәм Түбән Кама агломерациясенең 2,2 км юлларын ремонтлау (финанслау - Татарстан Республикасы бюджетыннан 480 млн сум).  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International