14 апрельдән Горький тимер юлларында поездлар расписаниесе үзгәрәчәк

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, Казан - Яшел Үзән участогында 14 апрельдән 5 июньгә кадәр кайбер шәһәрара поездларының хәрәкәт итү һәм даими йөрү вакыты үзгәрәчәк.

Казан - Аэропорт, Свияжск, Канаш, Паратск, Волжск һәм Албаба арасында хәрәкт итүче поездларның йөрү графигы ике юнәлештә дә үзгәрәчәк. Шулай ук Казан - Йошкар-Ола һәм Краснозаринск - Коркачык электричка расписаниесе дә үзгәрәчәк.

Моннан тыш, 19 апрельдән 21 апрельгә кадәр һәм 29 апрельдән 19 майга кадәр 6001 номерлы Казан - Свияжск һәм 6476 номерлы Свияжск -Арча поездларының йөрү  вакыты үзгәрәчәк.

Барлык мәсьәләләр буенча җентекле мәгълүматны:

-   Россия тимер юллары” ААҖ клиентларына ярдәм үзәгендә 8 (800) 775-00-00 телефоны буенча;

- 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча;

- "РЖД Пассажирам" мобиль кушымтасында.

https://www.rzd.ru/ сайтында һәм «Содружество» https://sodruzhestvoppk.ru сайтында.алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International