Казан - Санкт-Петербург ерак арага йөрүче поездларның хәрәкәт итү вакытлары үзгәртелде

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Горький магистралендәге кайбер пассажир поездларының маршруты һәм йөрү вакыты 27 апрельгә кадәр үзгәртелде. Бу Мәскәү тимер юлы инфраструктурасындагы МЦД-3 хәрәкәтен оештыру кысаларында эшләнде. 

Үзгәрешләр ерак араларга хәрәкәт итүче Казан - Санкт-Петербург һәм Чәбаксар - Санкт-Петербург, шулай ук Ижевск - Мәскәү һәм Чәбаксар - Мәскәү поездларына кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International