Рөстәм Миңнеханов «РЖД» ААҖ Куйбышев тимер юлы-филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты

2023 елның 17 марты, җомга

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов Самарага эш сәфәре кысаларында «РЖД» ААҖ Куйбышев тимер юлы-филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, республика сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, Татарстан Республикасының эре предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Чарада Татарстан территориясендә Куйбышев тимер юлының 2022 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясалды һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, яклар тимер юл ташуларын оештыру һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өлешендә хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Куйбышев тимер юлы белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Ел саен Куйбышев тимер юллары республикада 15 млн тоннадан артык йөк ташыла: нефть һәм нефть продуктлары, ашлык, металл лом, төзелеш йөкләре, ашламалар һәм башкалар.

Татарстан башлыгы ассызыклаганча, йөкләрнең төп күләме Кама кластеры предприятиеләренә һәм «Алабуга» МИЗ резидентларына туры килә. Алдагы елларда күләмнәр артачак дип көтелә. Шуңа бәйле рәвештә очрашуда катнашучылар республикада тимер юл инфраструктурасын модернизацияләү һәм алга таба үстерү темасына да кагылдылар.

Вячеслав Дмитриев Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановка тимер юл тармагына аерым игътибары һәм транспорт-логистика кластерында катнашучыларның багланышлары югары дәрәҗәдә булуы өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International