Кадерле, гүзәл затлар, хатын-кызлар!
Сез дөньяны күңел җылысы белән тулыландырасыз, игелекле гамәлләргә һәм изге эшләргә дәртләндерәсез. Сезнең җылылыгыгыз өй учагын гына түгел, эшегездә дә чагыла һәм һөнәри осталыгыгыз, җаваплылыгыгыз, эшчәнлек өлкәсендә зур хөрмәткә лаек. Моның өчен без Сезгә чын күңелдән рәхмәтле.
Шушы яз бәйрәмендә чын күңелдән нык сәламәтлек, хатын-кыз бәхете һәм иминлек теләкләрен кабул итегез. Якыннарыгыз сезне сөендерсен, ә яз Сезгә шатлык, күңел күтәренкелеге бүләк итсен! Чын күңелемнән Сезгә якты хисләр һәм онытылмас тәэсирләр телим!
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры