6 март көнне "Казан" халыкара аэропорты территориясендә 23:35 сәгатьтә "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясенең һава судносы рулеж юлыннан читкә китте. "Самара-Казан" 592 номерлы рейсын CRJ200 самолеты башкарган. Рулеж юлларының һәм полосаның коэффициенты норматив күрсәткечләргә туры килгән. Очу-утыру операцияләре штат режимында башкарылган, аэропортның операцион эшчәнлеге туктатылмады.
Очкычта 35 пассажир һәм 3 экипаж әгъзасы булган, беркем дә зыян күрмәгән. Самолет эвакуацияләнгән, визуаль яктан зыян юк. Тикшерү үткәрелә.