Пассажирларга җайлы булсын өчен 14 марттан алып 6755/6756 номерлы шәһәрара поезды Ижевск - Түбән Кама һәм 6757/6758 номерлы Түбән Кама - Ижевск поезды Ижбубый һәм Мөкшур станцияләрендә, шулай ук 10 һәм 20 чакрым тукталыш пунктларында туктаячак.
Түбән Камага Ижбубый станциясеннән поезд 04.26 сәг., 10 км тукталышыннан 04.32 сәг., 20 км тукталышыннан 04.42 сәг., 05.17 сәгатьтә Мөкшур станциясеннән китәчәк.
Мөкшур станциясеннән Ижау ягына таба поезд 19.29 сәг., 20 км тукталышыннан 20.02 сәгатьтә, 10 км станциясеннән 20.14 сәгатьтә, Ижбубый станциясеннән 20.22 сәгатьтә китәчәк.
Шәһәрара поездлар хәрәкәтендә өстәмә тукталышлар кертелү сәбәпле Ижевск - Түбән Кама - Ижевск поезды расписаниесе үзгәрә.
6755/6756 номерлы Ижевск - Түбән Кама поезды Ижевск станциясеннән 03.30 сәгатьтә (10 минутка алданрак) китәчәк. Алга таба үзгәрешләр Алнаш станциясенә кадәр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Алнаш станциясеннән поезд гамәлдәге расписание белән барачак. Түбән Кама станциясенә поезд 09.13 сәгатьтә киләчәк.
6757/6758 номерлы Түбән Кама - Ижевск поезды Түбән Кама станциясеннән 16.36 сәг. китәчәк һәм Алнаш станциясенә кадәр гамәлдәге расписание белән барачак. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Ижевск станциясенә поезд 21.28 сәг. киләчәк.
Расписаниедә Мәскәү вакыты күрсәтелгән.
Барлык маршрутлар буенча җентекле мәгълүматны 8 (800) 550-53-93 (тәүлек буе) телефоны аша, "РЖД Пассажирам" мобиль кушымтасында, "Содружество" рәсми сайтында алырга мөмкин.