ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективы ТР атказанган төзүчесе, ТР атказанган фән эшлеклесе Александр Брехман вафат булу сәбәпле туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Александр Иосифович 1937 елның 13 мартында Украинада, Винницк өлкәсенең Могилев-Подольск шәһәрендә туган. 1960 елда "Автомобиль юллары" белгечлеге буенча Мәскәү автомобиль-юл институтын тәмамлый.
Александр Брехман җитештерү эшчәнлеген фәнни яктан берләштерә, 1964 елдан 1968 елга кадәр СоюздорНИИ читтән торып аспирантурасында укый. 1971 елда кандидатлык диссертациясен яклый. Аның фәнни тикшеренүләре нигезендә зур тишекле бетон ята, бу асфальт-бетон юлларда модификацияләнгән битумны куллану очракларын күздә тота. Брехман ярдәме белән җитештерүгә фәнни-техник эшләнмәләр, хезмәтне оештыруда прогрессив ысуллар, төзелеш җитештерү өлкәсен автоматлаштыру һәм комплекслы механикалаштыру кертелгән. Ул 1995 елдан 2014 елга кадәр КДАТУ автомобиль юлларын төзү һәм эксплуатацияләү кафедрасы мөдире булып эшли.
Александр Иосифович РФ Халыкара икътисад һәм инвестицияләр академиясе әгъзасы-корреспонденты, ТР атказанган төзүчесе, ТР атказанган фән эшлеклесе, РФ югары мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, РФ мактаулы юлчысы, Бөтендөнья комплекслы иминлек фәннәр академиясе әгъзасы, МАДИ-ТУ мактаулы профессоры иде.
Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен дәүләт бүләкләре: Дуслык ордены, күпсанлы медальләр һәм билгеләр, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты һәм күп санлы грамоталар белән билгеләп үтелгән шәхес. Аңа 2007 елда КДАТУ Гыйльми советы карары буенча «КДАТУ атказанган профессоры» дигән мактаулы исем бирелде.
Якыннарының кайгы-хәсрәтен уртаклашабыз...