Татарстанда 1 апрельдән авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча (язгы чорга) чикләүләр кертелә

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

2023 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр республика территориясендә урнашкан региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында 6 тоннадан артык авырлыгы булган транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү планлаштырыла. Хәрәкәтне вакытлыча чикләү автомобиль юлларының язгы чорда конструктив элементларының әһәмияте кимүгә бәйле. Әлеге чара юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм саклауга һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатын саклауга юнәлдерелгән.

Язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү участоклары исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https://mindortrans.tatarstan.ru/ogranichenie-dvizheniya.htm
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында тыелмый, ә бары тик транспорт чаралары авырлыгына карап чикләнә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 маенда имзаланган 372 номерлы карары нигезендә язгы чорда вакытлыча чикләүләр кагылмаган транспорт чаралары категорияләре билгеләнде:

- пассажир автобусларында;
- азык-төлек продуктларын, хайваннар, дару препаратларын, орлык фондын, ашламаларны ташучы транспорт;
бәла-казаларның яисә башка гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөкләрне ташу;
- 16 тоннага кадәрге ягулык материалларын ташучы транспорт чаралары (бензин, дизель ягулыгы, суднолар ягулыгы, реактив двигательләр өчен ягулык, мазут, газ ягулыгы);
- федераль закон нигезендә хәрби хезмәткә караган федераль башкарма хакимият органнарының транспорт чаралары;
- каты коммуналь көнкүреш калдыкларын җыю һәм транспортлау өчен кулланыла торган махсус транспорт чаралары (чүп ташу машиналары).

Аерым очракларда авыр йөк транспорт чаралары өчен махсус рөхсәт булган очракта рөхсәт ителә.

“Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” 2020 елның 20 июлендәге 239-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2023 елның 1 гыйнварыннан авыр йөк һәм (яисә) эре габаритлы транспорт чаралары хәрәкәтенә махсус рөхсәтләр бирү Россия Федерациясенең барлык автомобиль юллары буенча Федераль юл агентлыгы яки вәкаләтле ведомство учреждениесе тарафыннан (“Росдормониторинг” ФКУ) электрон рәвештә генә гамәлгә ашырыла.

Электрон формада гариза бирү өчен Федераль юл агентлыгының “Автомобиль юлларын имин эксплуатацияләү мониторингы үзәге” Федераль казна учреждениесенең “Автомобиль юлларыннда йөртүченең шәхси кабинеты” мәгълүмат ресурсында түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://safe-route.ru/lk.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International