Шәһәрара поезд пассажирлары Зөя утрау музейларына бушлай бара алачак

2023 елның 24 феврале, җомга

26 февраль Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгында «Свияжская Масленица» фестивале узачак. Кунакларны бәйрәм урынына китерү өчен мультимодаль маршрут оештырылды: электричка һәм автобус.

Свияжск тимер юл станциясенә кадәр Казаннан 10.27 һәм 11.18 сәгатьтә, Түбән Новгородтан 05.10 сәгатьтә баручы шәһәрара поездларда барып җитәргә мөмкин. Свияжск станциясеннән Свияжск утравына кадәр уңайлы автобус йөриячәк, аның расписаниесе электропоездлар расписаниесе белән килештерелгән. Автобус Свияжск станциясеннән утрауга кадәр 10.50, 11.55 һәм 12.45 сәг китә. 

Свияжск утравыннан Свияжск тимер юл станциясенә кадәр автобус 16.00 һәм 17.10 сәгатьтә юл тотачак. Юлдагы вакыт - 20 минут. Поезд Свияжск станциясеннән Түбән Новгородка кадәр 16.33 сәгатьтә, Казан станциясенә 16.41 сәгатьтә һәм 17.42 сәгатьтә китә. 

Шәһәрара поездларда йөргәндә барлык төбәк һәм федераль ташламалар гамәлдә. Билетны кассада яки "Россия тимер юллары Пассажирларга" мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин. Автобуста йөрү бушлай.

Шәһәрара поездларда килүчеләрнең барысы да бушлай рәссам Геннадий Архиреев музеена һәм "Иске су манарасы" музеена бара алачак. Тимер юл билетына Зөя утрау-шәһәрчегенең  туристик-мәгълүмат үзәгендә мөһер куярга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International