Бүген Ульяновскида Идел-Кама төбәге хезмәт коллективын 2022 елда Куйбышев тимер юлы җитештерү ярышында беренче урын яулау уңаеннан бүләкләү тантанасы узды. Чарада Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Евгений Лазарев, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Куйбышев магистрале башлыгы Вячеслав Дмитриев катнашты.
Рейтинг бәяләмәсе барлык төп күрсәткечләрне үтәү нәтиҗәләреннән чыгып формалаштырылган: пассажир һәм йөк ташу, икътисад һәм финанс, иминлек. Диплом һәм җиңүченең истәлекле стеласын Куйбышев магистрале башлыгы Вячеслав Дмитриев тапшырды.
Тантаналы чарада Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Евгений Лазарев мондый конкурсларда җиңүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм якташ-тимер юлчыларының горурлыгын белдерде, аларның төбәкнең икътисады һәм социаль өлкәсе үсешенә керткән өлешен ассызыклады.
Үз чиратында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ассызыклаганча, тимер юллар илебезнең һәр төбәге транспорт системасында төп рольне уйный: «Быел безнең субъект территориясендә, «Алабуга» махсус икътисадый зонасында масштаблы вакыйга - «PRO//Движение.Поволжье» транспорт-логистика конференциясе узачак, ул йөк ташуны үстерүдә, йөкләрне контейнеризацияләүдә, пассажирлар ташуны арттыруда һәм пассажирлар өчен уңайлыкны арттыруда яңа этәргеч бирәчәк».
"Безнең коллектив алга таба да ике регион - Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итәчәк, алар халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне яхшыртуга, эре тимер юл төеннәрендә инфраструктураны һәм җитештерү куәтләрен модернизацияләү хисабына йөкләрне арттыруга юнәлдерелгән", - диде Куйбышев тимер юлы башлыгының территориаль идарә буенча урынбасары Шамил Шәйдуллин.
Әйтергә кирәк, 2022 елда Идел-Кама төбәге 18 млн тоннадан артык йөк төягән һәм соңгы биш елдагы эш нәтиҗәсен 10% ка арттырган. Шулай ук узган ел төбәк коллективы контейнер поездлары күләмен 2021 ел дәрәҗәсенә карата 32 процентка арттырган.
Регион пассажир комплексының эш нәтиҗәләре буенча да югары нәтиҗәләр күрсәтте, 2022 елда 929 меңнән артык кеше ташылган, бу 2021 елның шул ук күрсәткеченнән 12 процентка күбрәк. "Орлан" яңа рельс автобуслары үзара Ульяновск өлкәсенең иң эре үзәкләрен тоташтырды. Тимер юлчылар Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен төбәкнең ерак районнары белән тоташтыручы социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашырдылар. Ерак араларга йөрүче Ульяновск - Мәскәү поездлар составы ике катлы вагоннарга алыштырылды, пассажирлар өчен кирәкле яңа маршрутлар гамәлгә ашырылды.
Ульяновск өлкәсендә һәм Татарстан Республикасында инвестиция программасы кысаларында эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла, ә бүлеп бирелгән акчалар күләме алдагы чор белән чагыштырганда 15 %ка арттырылган.