Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгында Татарстан Республикасында Россия Федерациясе транспорт министры урынбасары В.Н. Десятков рәислегендә «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлы түләүле «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» автомобиль юлы төзелеше мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, ул видеоконференцэлемтә аша тоташтырылган иде. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, концессионер, генераль подрядчы, субподрядчы оешмалар, техник заказчы, проектлаучы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә юлларның эш документларын бирү графигы, объектта төзелеш-монтаж эшләрен оператив башкару һәм төзелешне финанслау мәсьәләләре каралды. Чара нәтиҗәләре буенча объектта эш темпларын арттыру һәм хезмәт ресурсларын мобилизацияләү буенча йөкләмәләр бирелде.