25 февральдә Казан - Аэропорт - Казан арасында өстәмә поездлар билгеләнә

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

25 февральдә, бер көнгә, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак популяр җырчы концерты булу сәбәпле өстәмә поездлар билгеләнә:

№ 7602 Казан - Аэропорт поезды Казан станциясеннән 21.40 сәгатьтә, Аэропорт станциясенә 22.00 сәгатьтә килеп җитә;

№ 7601 Аэропорт - Казан поезды Аэропорт станциясеннән 22.30 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 22.50 сәгатьтә килә.

Поездлар тоткарлыксыз киләчәк.

Шулай ук бер көнгә Казан-Аэропорт поезды расписаниесе дә үзгәрәчәк. Казан станциясеннән поезд 18.00 сәгатькә (10 минутка алданрак) китәчәк, аннан соң үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Аэропорт станциясенә килү 18.29 (10 минутка иртәрәк) сәг.

Барлык маршрутлар буенча җентекле мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында һәм "РЖД Пассажирам" мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International