Татарстан юл-транспорт комплексы командалары арасында «Сәламәтлек-2023» Спартакиадасы башланды

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Бу ялларда «Динамо» чаңгы базасында предприятиеләр, транспорт һәм юл хуҗалыгы оешмалары арасында «Сәламәтлек-2023» Спартакиадасы ачылды. Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков, «Татарстан Республикасы автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәр берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Юрий Данилов, Татарстан Республикасы «Спартак-Татарстан» ФСО рәисе Григорий Джапаридзе катнашты.

Чаңгы узышы башланганчы “Сәламәтлек-2022” Спартакиадасына йомгак ясалды. 2022 ел нәтиҗәләре буенча җиңүче дип Казан шәһәре «ПАТП № 2» спорт командасы табылды, икенче урынны «Метроэлектротранс» МУП, өченче урынны «Каздорстрой» АҖ командасы алды. Призерларга кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Аннары “Сәламәтлек-2023” Спартакиадасында катнашучы командалары төзелде һәм чаңгы ярышларын тантаналы ачу булды. Билгеләп үтик, быел Спартакиада кысаларында ярышларның беренче этабы.

Чаңгы ярышларында тармакның ун командасы катнашты: Казан шәһәренең «ПАТП №2», ГКУ «Главтатдортранс», ААҖ «Алексеевскдорстрой», ААҖ «Каздорстрой», ФКУ «Волго-Вятскуправтодор», АО «Транспроект», МУП «Метроэлектротранс», Филиал «Татаэронавигация», Казан шәһәре һәм «Институт «Татдорпроект» АҖ.

Ярышлар йомгаклары буенча команда зачетында 1 урынны «Главтатдортранс» ДКУ, 2 урынны - «Ситистритпроект» ҖЧҖ, 3 урынны - «Алексеевскдорстрой» АҖ алды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт уңышлары телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International