Бүген Теләче районы Мәдәният йортында Теләче муниципаль районы Советының XXIV сессиясе узды. Аның эшендә Теләче район Советы башлыгы Нәҗип Хәҗипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Айрат Җиһаншин һәм Камил Садриев катнашты.
Сессиягә кадәр министр Фәрит Хәнифов һәм район кунаклары “Теләче” сәнәгать паркын карап чыктылар, капиталь ремонттан соң район үзәк хастаханәсендә булдылар, “ТопГаз” табигый сыекландырылган газ заводында булдылар, анда җитештерелә торган продукция белән таныштылар.
Сессиядә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашучыларны 2022 елда Теләче районының социаль-икътисади үсеше һәм 2023 елга бурычлары белән таныштырды. Узган елда республиканы социаль-икътисади үстерү һәм илдәге вәзгыять турында сессиядә йомгаклау сүзе белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов чыгыш ясады. Чара азагында хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.