Бүген Air Arabia авиакомпаниясе һәм Габдулла Тукай исемендәге "Казан" халыкара аэропорты тантаналы рәвештә Абу-Дабига беренче туры рейсын ачты. Авиарейслар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә түбәндәге график буенча үтәләчәк:
- Казаннан очкыч 14:05 сәгатьтә очып китеп, пунктка 20:05 сәг төшәчәк;
- Абу-Дабидан 09:00 сәг. очып китеп, "Казан" аэропортына 13:05 сәг утырачак.
Очу вакытының озынлыгы 5 сәгать тәшкил итә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. БГӘ вакыты Мәскәү вакытыннан 1 сәгатькә алдарак. Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Air Arabia шулай ук Шарджага рейсларны дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкара.
Белешмә: Air Arabia Airbus A320 һәм Airbus A321 neo-LR, дөньяда иң заманча һәм иң популяр очкычларны эксплуатацияли. Air Arabia һава суднолары салонының концепциясе өстәмә уңайлыклар тәэмин итә.