Февральдә бәйрәм көннәрендә Горький тимер юлында пассажирлар ташуга ихтыяҗ арту сәбәпле, 2023 елның 22 һәм 25 февралендә Казан белән Мәскәү арасында яңа өстәмә поездлар билгеләнгән.
216 номерлы Мәскәү - Казан өстәмә поезды Мәскәүдән 22 февральдә 13:10 сәгатьтә китәчәк, Татарстан башкаласына икенче көнне 00:58 сәгатьтә киләчәк.
273 нче Казан - Мәскәү өстәмә поезды Казан станциясеннән 25 февральдә 16:06 сәгатьтә китәчәк, икенче көнне иртән 4:50 сәгатьтә Мәскәүгә киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк февраль бәйрәмнәрендә Казан белән Мәскәү арасындагы сәфәргә югары ихтыяҗ аркасында өстәмә 7 поезд билгеләнгән иде. Моннан тыш, инде билгеләнгән поездлар составына өстәмә вагоннар кертелергә мөмкин.
Билетларны кассаларда, «РЖД» ААҖ сайтында «Пассажирлар» бүлегендә, шулай ук «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасы аша рәсмиләштерергә мөмкин.