2023 елда Горький тимер юлының 14 вокзал комплексында, шул исәптән Татарстан Республикасында Әгерҗе тимер юл станциясендә багаж саклау өчен автомат камераларын урнаштыру планлаштырыла. Ел ахырына кадәр бу хезмәт күрсәтү Горький магистрале чикләрендә 24 тимер юл вокзалында булачак.
Яңа сервис ячейкадан файдаланган өчен түләүне күздә тота. Багаж күләменә карап, габаритлар буенча иң туры килә торган ячейканы сайларга мөмкин - стандарт, уртача яки зуррак. Билгеләп үтик, шул ук вакытта сәгатьле тарификация белән түләү системасы да эшли. Әлеге технология пассажирларга үзләренә сайлап алырга һәм ячейканы түләргә мөмкинлек бирәчәк, шуңа күрә чиратларны һәм хезмәтне рәсмиләштерү вакытын кыскартырга мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Татарстанда автомат саклау камералары Казан-1 һәм Казан-Восстание вокзал комплексларында бар.