«Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы» ЯАҖ Директорлар советы рәисе С.В. Фофанов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Чарада шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Очрашуда предприятиене үстерү, ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Әлеге суднолар ремонтлау базасы бөтен Идел-Нократ төбәгенә хезмәт күрсәтә.