Фәрит Хәнифов Тукай муниципаль районында күчмә киңәшмәләр үткәрде

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

«2027 елга кадәр җәмәгать транспортын үстерү» темасына Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында  берничә киңәшмә уздырды. Башта киңәшмә Чаллы шәһәре башкарма комитетында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, аннары Чаллы шәһәре администрациясендә мэр Наил Мәһдиев, шәһәр муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов катнашында узды.

Чараларда җәмәгать транспорты, электр транспорты моделен үстерү, маршрут челтәрен камилләштерү, хәрәкәтчән составны яңарту мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International