Гыйнварда Горький тимер юллары вокзалларында ярдәм күрсәтелгән инвалид пассажирлар саны 41 процентка арткан

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

2023 елның беренче аенда Горький магистраленең вокзал комплекслары территориясендә махсус ярдәм 1,4 мең пассажирга күрсәтелгән, бу узган елның гыйнварына караганда 41% ка югары.
 
Мобильлек үзәгенә иң күп гариза Түбән Новгород (293 кеше), Киров (292) һәм Казан (135) тимер юл вокзаллары пассажирларыннан килгән.
 
Тимер юл вокзал комплексларында физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен аларны поездларга озату һәм утырту өчен компания хезмәткәрләре бушлай ярдәм күрсәтә. Шулай ук багаж ташу хезмәте дә күрсәтелә.
 
Тимер юл вокзалларында ситуацион ярдәм күрсәтүгә гаризалар мобильлек үзәгендә 8 (800) 775-00-00 телефоны аша кабул ителә. Гаризаны сәяхәт алдыннан өч тәүлек алдан калдырырга мөмкин, әмма хезмәт күрсәтү өчен 24 сәгатьтән дә калмау сорала.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның декабрь ахырында Казан-1 тимер юл вокзалында "Вокзалларда  ярдәм итү үзәге" проекты кысаларында аз хәрәкәтле пассажирларга ярдәм итү пункты ачылды.

Җентекле мәгълүматны түбәндәге сайтта алырга була: https://www.rzd.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International