Рөстәм Миңнеханов «Северный Ветер» (Nordwind) авиакомпаниясенә нигез салучы Рамазан Акпынар белән очрашты

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Северный Ветер» (Nordwind) авиакомпаниясенә нигез салучы Рамазан Акпынар белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Туризм өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук 2022 елда имзаланган Nordwind һәм «Казан» халыкара аэропорты арасында стратегик партнерлык буенча килешү кысаларында маршрут челтәрен бергәләп үстерү буенча адымнар турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан хезмәттәшлеккә ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International