Фәрит Хәнифов эш сәфәре белән Кайбыч районында булды

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында киңәшмә узды. Чарада шулай ук «Главтатдортранс» ДКУ эксплуатацияләү буенча директор урынбасары - автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын ремонтлау һәм карап тоту идарәсе башлыгы Зөлфәт Ханмурзин, Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты.  

Киңәшмә барышында М-12 автомобиль юлы төзелешендә җәлеп ителгән региональ әһәмияттәге автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итүгә бәйле юл мәсьәләләре, шулай ук Татарстан Республикасы терәк челтәре схемасында әлеге юлларны торгызу эшләре төрен билгеләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Шул исәптән, ТР муниципаль берәмлекләренә яки "Главтатдортранс" ДКУ тапшыру өчен вакытлы дип төзелгән корылмаларны һәм юлларны тапшыру мәсьәләләрен карадылар. Моннан тыш, 2023 елга юл эшләренең еллык планы һәм башка бурычлар турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, “Мәскәү - Түбән Новгород - Казан” М12 автомобиль юлы Татарстанда Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары аша узачак. Кайбыч районы буенча 60 км дан артык юл - магистральнең иң озын өлеше уза. 2023 елда 96 млрд сумлык эш башкару планлаштырыла: 7 һәм 8 этапта хәрәкәт ачу, шул исәптән Идел елгасы аша күпердә хәрәкәт ачу күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International