2022 елда Горький тимер юлы станцияләреннән ике катлы поездлар белән 1,6 млн.пассажир җибәрелгән, бу узган елның шул ук чорына караганда 36% ка күбрәк.
Хәзер Горький тимер юлы полигонында ике катлы поездлар 4 маршрут буенча йөри: Мәскәү – Казан, Мәскәү – Ижевск, Мәскәү – Чебоксар, Мәскәү – Йошкар-Ола.
Мәскәүне Марий Эл Республикасы башкаласы белән тоташтыручы 57/58 номерлы фирма поезды составына ике катлы вагондар 2022 елның апрелендә кертелгән. Эшкә кертелгәннән бирле аларда 290 меңнән артык пассажир ташылган.
Ике катлы вагондар микроклиматны саклау өчен заманча җайланмалар, экологик чиста бәдрәф комплекслары, куркынычсызлыкны контрольдә тоту системалары һәм мультимедия җиһазлары белән җиһазландырылган. Һәр купеда мобиль җайланмаларны зарядлау өчен розеткалар каралган. Шулай ук поезд аз хәрәкәтләнүче пассажирлар өчен яраклаштырылган. Бу максатлар өчен махсус купелы, инвалид коляскасы өчен күтәрү җайланмасы һәм уңайлы сәяхәт өчен кирәкле башка җайланмалар каралган, ә барлык кирәкле мәгълүмат Брайль шрифты белән дублирована.