Бүген Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2022 елның 9 декабре, җомга

Бу көнне, 2003 елның 9 декабрендә, Мексиканың Мерида шәһәрендә, югары дәрәҗәдәге Сәяси конференциядә имзалау өчен БМОның Коррупциягә каршы Конвенциясе ачыла (БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2003 елның 31 октябрендә кабул ителә).

Документ буенча чаралар түбәндәгнен күздә тота:
- коррупцияне кисәтү;
- гаеплеләрне җәзага тарту;
- коррупция белән көрәштә халыкара хезмәттәшлек механизмнарын куллану.

Әлеге документ дәүләт әгъзаләрен коррупциягә каршы сәясәт үткәрергә, тиешле законнарны хупларга һәм бу күренеш белән көрәшү өчен махсус органнар булдырырга куша.

Бу дата хөрмәтенә министрлык хезмәткәрләренең балалары әлеге темага рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International