30 гыйнвардан Бөгелмә – Кандра – Бөгелмә шәһәр яны поездлары Зәй станциясендә тукталачак

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Бөгелмә белән Кандра арасында 9 гыйнвардан билгеләнгән шәһәр яны поездлары Татарстан Республикасының Зәй станциясендә тукталачак.

Исегезгә төшерәбез, Бөгелмәдән шәһәр яны поездлары көн саен 08.01 һәм 17.26 сәгатьләрдә китә. Кире юнәлештә җирле вакыт буенча 06.59 һәм 15.27 сәгатьтә. Юл вакыты 2 сәгать 10 минут тәшкил итә.

Пассажирларны утырту һәм төшерү өчен тукталышлар станцияләрдә һәм тукталыш пунктларында каралган: Зәй, 1283 км т.п., 1302 км т.п., Ютаза, Уруссу, Исмәт, Туймазы, 1352 км т.п., Усень һәм Бикмәт.

Барлык маршрутлар буенча тулы мәгълүматны "Содружество" ППК сайтында алырга мөмкин sodruzhestvoppk.ru, 8 (800) 550-53-93 телефоны буенча (тәүлек әйләнәсе) һәм "РЖД Пассажирларга" мобиль кушымтасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International