«Казан» халыкара аэропорты «Транспорт бренды» номинациясендә 2022 елның иң яхшы бренды булды

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

2022 елның ноябреннән декабренә кадәр «Комсомольская правда» газетасының төбәк вәкиллеге «2022 ел бренды» интернет-тавыш бирүгә нәтиҗә ясады.Тармак билгесе буенча 14 номинациядә җиңү өчен Россия төбәкләреннән 100 дән артык компания көрәште. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты «Елның транспорт бренды» номинациясендә җиңүче булды.

Хезмәттәшләре җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International