Саратовта РФ төбәкләрендә юл эшләре программасын гамәлгә ашыру турында семинар уза

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

18-19 гыйнварда Саратов шәһәрендә «Юлларны һәм күпер корылмаларын диагностикалау һәм паспортлаштыру юл эшләре программасын планлаштыру һәм гамәлгә ашыру сыйфатын тәэмин итү нигезе буларак: норматив таләпләр, эшләрне башкаруның заманча ысуллары һәм технологияләре» семинары уза. Чараны «РАДОР» ассоциациясе оештыра. Семинар эшендә «РАДОР» Ассоциациясе генераль директоры Игорь Старыгин, Саратов өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Павел Мигачев, Федераль юл агентлыгының төбәк үсеше һәм илкүләм проектын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Радик Фәрәзетдинов, төбәкләрнең юл тармагы һәм фәнни берләшмәсе вәкилләре катнаша. Чара Россиянең 37 төбәгеннән катнашучыларны берләштерде. Чарада Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының автомобиль юллары идарәсе башлыгы Олег Казеннов катнашты.

Семинарның беренче көнендә катнашучылар «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты объектларын планлаштырганда һәм гамәлгә ашырганда эшләрне оештыру сыйфатының яңартылган системасы, автомобиль юлларының һәм күперләрнең транспорт-эксплуатация торышын бәяләү, шулай ук транспорт тармагын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара барышында доклад белән Олег Казеннов чыгыш ясады, ул Татарстан Республикасында юлларның торышы белән идарә итү буенча мәгълүмат системасын алып бару турында сөйләде. Шулай ук Казеннов хәбәр иткәнчә, «Титул-2005» программа комплексы базасында юлларны диагностикалауның автоматлаштырылган мәгълүмат базасы кертелгән. Искәртеп узабыз, программа Татарстан Республикасы юллар челтәре буенча аналитик һәм идарә итү бурычларын хәл итәргә, 120дән артык отчет ведомостларын автоматлаштырып формалаштырырга һәм юлларны диагностикалау һәм паспортлаштыру буенча эшләр нигезендә геомәгълүмат системасын булдыру буенча эшләрне башкарырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International