Бүген министрлыкта Үзбәкстан юл оешмаларын Татарстан объектларында, аерым алганда «Шәле (М-7) – Баулы (М-5)» автомобиль юлын төзегәндә, «Алексеевское-Әлмәт» участогында юл эшләренә җәлеп итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев, Үзбәкстан Республикасы Транспорт министрлыгы каршындагы автомобиль юллары комитеты рәисе урынбасары – баш инженеры Обид Адилов, шулай ук ике республиканың юл-төзелеш ведомстволары вәкилләре катнашты.
Кичә Үзбәкстан Республикасы делегациясе министр Фәрит Хәнифов белән бергә «Шәле (М-7) – Баулы (М-5)» автомобиль юлы төзелешен карады, эш күләме, проект документлары белән танышты, шулай ук объектта эшләүче подряд оешмалары вәкилләре, заказчылар, проектлаучылар белән очрашты. Бүген ике көнлек визит нәтиҗәләре буенча яклар республикалар арасында алга таба хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Делегациягә визит өчен рәхмәт белдереп, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы бу мәсьәләдә хезмәттәшлекнең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Үз чиратында, Фәриддин Насриев Фәрит Мөдәрис улына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасының стратегик яктан мөһим партнеры булуын ассызыклады: «Безнең мөнәсәбәтләр дустанә характерда, һәм төбәкара хезмәттәшлектә без һәрвакыт Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасы регионнары белән хезмәттәшлеген үрнәк итеп куябыз».
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның октябрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Үзбәкстан Республикасына килде. Визит кысаларында Транспорт министрлыгы, Төзелеш министрлыгы, Юл төзелеше комитеты һәм Үзбәкстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы комитеты җитәкчелеге, шулай ук Үзбәкстанның бизнес-берләшмәсе һәм татар диаспорасы белән очрашулар уздырылды.