2023 елның гыйнварыннан Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан - Саратов – Грозный юнәлешен башлап җибәрде. Самолетлар атнага ике тапкыр – пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк.
Казаннан 06:00 сәгатьтә китү вакыты, Саратов аэропортына 08:00 сәгатьтә төшү, Саратовтан Чечен Республикасына 09:00 сәгатьтә очу вакыты. Чечнядан 10:50 сәгатьтә кире очыш, Саратовта 13:50 сәгатьтә утырту, Саратовтан Казанга 14:50 сәгатьтә очыш.
Маршрутта Канаданың Бомбардье CRJ-200 авиалайнерлары җәлеп ителгән, пассажирлар салонының максималь сыйдырышлылыгы 50 кеше.
Тулырак мәгълүматны авиакомпания сайтында алырга мөмкин.