1 гыйнвардан Ижевск - Түбән Кама - Ижевск маршруты буенча өстәмә шәһәрара поездлары билгеләнә

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

1 гыйнвардан пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен өстәмә шәһәрара поездлары билгеләнә:

6755/6756 номерлы Ижевск - Түбән Кама поезды Ижевск станциясеннән 4.40 сәгатьтә кузгала, Түбән Кама станциясенә 8.13 сәгатьтә килеп җитә;

6757/6758 номерлы Түбән Кама - Ижевск поезды Түбән Кама станциясеннән 16.36 сәг. китә, Ижевск станциясенә 22.28 сәгатьтә килеп җитә.

Поездлар көн саен йөриячәк. Расписаниедә җирле вакыт күрсәтелгән.

Барлык маршрутлар буенча җентекле мәгълүматны:

- 8 (800) 550-53-93 (тәүлек буе) телефоны аша;

https://sodruzhestvoppk.ru сайтында;

- «Россия тимер юллары Пассажирларына» мобиль кушымтасында;

- кассаларда һәм тукталыш пунктларында мәгълүмат стендларында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International