“Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе кысаларында балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, авыр тормыш хәленә тарыган балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шулай ук авырлыклар кичергән өлкән яшьтәге кешеләр Яңа ел алдыннан бүләкләр алалар. Акция Россиянең бөтен территориясендә, шул исәптән Идел буе федераль округында уза.
"Яңа ел алдыннан һәркайсыбыз зур гомуми эштә катнаша ала, "Теләкләр чыршысы" чарасы ярдәмендә баланың кадерле теләген үтәргә мөмкин. Безнең һәркайсыбыз игелекле тылсымчы була ала. Ышанам ки, Идел буе федераль округының барлык 14 төбәгендә дә әлеге игелекле эшкә кушылачак ихлас күңелле кешеләр күп", - дип билгеләп үтте РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.
Әйтик, Йошкар-Оладан Николай Кузнецовның яңа ел теләге тормышка ашты, ул метрополитен поезды машинисты булырга хыяллана. Николайга 7 яшь, ул күп балалы гаиләдән һәм метро темасы белән мавыга: «Мәскәү метрополитены»ның барлык чыгарылышларын карый, метро составларын рәсемгә төшерә.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Николай Кузнецовны Казанга чакырды, Казан метрополитенының электр поезды кабинасында йөреп кайтырга чакырды.
«Дубравная» метро станциясендә Николайны ата-аналары белән Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков, «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Абдулхаков һәм метрополитен хезмәткәрләре каршы алды. Ир балага электропоездлар машинистларының эшләрен күрсәттеләр, "Дубравная" метро станциясеннән алып электродепо корпусына кадәр электропоезд машинисты кабинасында йөрделәр һәм ремонт депосы буенча экскурсия уздырдылар.
Николай уку сыйныфында «Русич» маркалы поезд тренажерын күрде, анда аны Кыш Бабай һәм Кар кызы Яңа ел белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар.