Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 28 декабрьдән 6734 номерлы Канаш-Казан шәһәрара поездында Свияжск станциясендә тукталыш кертелә.
Канаш станциясеннән поезд 20:46 сәгатьтә китә, Свияжск станциясендә 21:45 сәгатьтә тукталыш ясый, Казан станциясенә 22:28 сәг килеп туктый.
Шәһәрара поездларның расписаниесе турында тулырак мәгълүмат түбәндәгечә алырга мөмкин:
- 8 (937) 625-04-33 (тәүлек буе);
- «Содружество» АҖ сайтында - https://sodruzhestvoppk.ru ;
- «Шәһәрара» һәм «Россия тимер юллары пассажирларына» мобиль кушымтасында;
- кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында.