«Аэрофлот» компаниясе Казан аэропортында техник хезмәт күрсәтү станциясен ачты

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

«Аэрофлот» авиакомпаниясе Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында техник хезмәт күрсәтү станциясен ачты. Һава судноларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча провайдер буларак «Аэрофлот» төркеменә кергән «А-Техникс» компаниясе чыгыш ясады.

Линия станциясен ачу авиакомпаниягә Казаннан рейслар санын арттыруда ярдәм итәчәк. Станция Boeing 737NG, Airbus A320 һәм Superjet 100 һава судноларына оператив техник хезмәт күрсәтү күләмен үтәү өчен аудитлар узды.

Станция заманча матди-техник база белән җиһазландырылган. Хезмәткәрләр штаты В1/В2 категорияләре булган югары квалификацияле белгечләрдән тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International