Метеошартлар (секундына 15 метрга кадәр югары тизлекле җил, явым-төшемнәр булу сәбәпле) аркасында, "Казан" аэропортында һава судноларын кабул итү һәм чыгару 12 декабрьгә кадәр ябылды (04.00 сәг).
Тоткарланган рейсларның пассажирларына белән авиакомпания вәкилләренә Федераль авиация кагыйдәләре (ФАП-82) буенча хезмәт күрсәтелә. Кунакханәдә эчемлекләр, туклану һәм урнашу тәкъдим ителә.
Төгәл мәгълүмат алу өчен пассажирлардан авиаташучы вәкилләренә мөрәҗәгать итүләрен, аэропортның белешмә хезмәтенә +7843-267-88-07 номеры буенча мөрәҗәгать итүләрен, шулай ук онлайн таблога урнаштырылган мәгълүматны күзәтүләрен сорыйбыз.