Министрлыкта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин рәислегендә техник советның чираттагы утырышы узды. Чарада Министрлык, «Главтатдортранс» ДКУ, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ, КДАТУ, «ТАНЕКО» АҖ, «Татнефть» ГАҖ, подряд һәм проект оешмалары вәкилләре катнашты.
Утырышта юл төзелешендә яңа материаллар һәм технологияләр куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук КДАТУ студентларының полимеркомпозит эшләнмәләр куллануга юнәлдерелгән стартаплары да каралды. Шул исәптән, 2022 елга яңа материаллар һәм технологияләр кертү планын гамәлгә ашыру буенча хисап каралды.
Моннан тыш, агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының барлык объектлары федераль реестр нигезендә яңа һәм иң яхшы технологияләр кулланып башкарылды.